2016 нчы елның 19 нчы декабрь көнендә әниләренең эш һөнәрләре белән танышу максатыннан, Саба районы 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасына Саба район үзәгендә шәфкат туташы булып эшләүче, шушы бакчага йөрүче Инсаф белән Фаилнең әниләре чакырылган иде. Алар балаларга бу һөнәрнең кешеләргә бик кирәк булуы, авырулар белән ничек аралашырга, тырышып укырга кирәклеге турында сөйләделәр.