Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән парлар белән атна саен әңгәмәләр үткәрелә.
Табиблар һәм психологлар белән бергә ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләргә файдалы киңәшләр бирәләр- ничек сау-сәламәт балалар тудырып үстерергә, гаилә тормышында ярамлык булуын нычытырга, конфликларны юк итергә һәм бүтән кирәкле киңәшләр.
Гаилә – яраткан кешең янәшәдә булу!
Гаилә – кечкенә дөнья, аны сакларга кирәк!