7нче декабрь көнне 2016 ел Яр Чаллы Тантаналар Сараенда шәһәребез әтиләр берлегенең актив әгъзалары очрашуы узды. Татарстан Республикасы әтиләр берлеге комитеты башлангыч классларда укучы балалар һәм аларның әтиләре өчен квестлар уйлап табучы белгечләрне шәһәребезгә юнәлдерде.
Әтисе телефонына “смс”-хат киләчәк, бирем: шәһәрнен билгеле бер урынына барып, бала белән фотога төшәргә.Бу урынны табар өчен,ата белән балага башваткыч чишәргә кирәк булачак.
Оештыручылар уенны 2017 нче елның февралендә үтәчәк Әтиләр парады алдыннан, кышкы каникуллар вакытында, үткәрергә ниятлиләр.