Арча районының ГХАТ бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре көненә багышланган “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” исеме астында гаилә бәйрәме – туй көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау бәйрәме узды. Бәйрәмгә Сөләмановлар: Наил-Сәвия, Абдулхаковлар: Исмәгыйль-Әнисә, Әсхәдуллиннар: Минсадыйк-Мәсһүдә туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегең Дан китабына имзаларын куйдылар. Сеҗе авыл советы җитәкчесе Гыйбадуллина Г.М., көньяк территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Сергеева Э.А., көнбатыш территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Минзин И.Р. юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.