2016 елның 20 нче декабрь көнендә Кама Тамагы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Илдус һәм Нәзилә гаиләсендә туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Һәрбер гаиләдә әһәмиятле вакыйгалар куп була, ләкин ин дулкынландырганы һәм ин онытылмаслыгы ул  – бала туу.

2016 елның 20 нче декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Сөнгатуллина Диана Илдус кызына туу турында акт төзелә. Диана гаиләдә беренче бала булып 12 нче декабрь  көнне  - Конституция көнендә дөньяга аваз сала.

2016 елның яшь парлары да яңа туган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар -алар никахлашу көнәрендә истәлекле йомшак уенчыклар калдыралар. Бүген кечкенә Дианага  2016 елнын 30 сентябрендә никахлашкан Николай һәм Маринаның истәлекле бүләкләре тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International