Апас районында инвалидлар декадасы

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Апас районында инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Сафина җитәкчелегендәге социаль яклау идарәсе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, авыл җирлеге башлыкларын берләштергән төркем коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар янында булып Апас район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук әлеге төркем райондашларга район башлыгы ярты елга “Йолдыз“ газетасына подписка бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International