Комиссия утырышында район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Олеся Локтева утырышта муниципаль милектәге җир участокларын биргәндә законнарны төгәл үтәү хакында чыгыш ясады. Районның мәгариф учреждениеләрендә коррупцияне булдырмас өчен ниләр эшләнүе хакында мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсупов сөйләде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында районыбызда түләүле медицина хезмәте күрсәтүдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнгән булган. Комиссия утырышында ясаган чыгышында баш табиб Светлана Одушкина, әлеге җитешсезлекләр төзәтелде, бу хакта министрлык алдында хисап тоттык, диде. Гражданлык халәте актларын теркәгәндә законнар үтәлешен тәэмин итү хакында әлеге бүлек начальнигы Энҗе Хәлиуллина мәгълүмат бирде.