"Әниеңнең күзләренә кара"

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәме үткәрелә. Дөньядагы барлык мәрхәмәтлекне үзенә җыйган бу бәйрәм  җир йөзендә яшәүче һәр кеше өчен   мөһим , чөнки , бәләкәй бала , яисә чәченә чал кергән өлкән кеше булуга карамастан, һәрберебез  өчен  - әни- дөньядагы иң якын һәм иң кадерле кеше.

  Менделеевск муниципаль районының  “Өмет яры” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Наталья Маснавиева һәм Лариса Насырова 23 нче ноябрь көнне “Әниеңнең күзләренә кара” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарага  күп балалы, аз керемле һәм социаль яктан куркыныч мөхиттә яшәүче 10 гаилә чакырылган иде. Аларны якынлашып килүче бәйрәм белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф. Козырева котлады.

Ана белән бала арасында җылы хисләр тудыру, гаиләдә бер-береңә карата ышанычлы мөнәсәбәт булдыру, ана буларак хатын-кызга хөрмәтле караш формалаштыру - чараның төп максаты иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International