2016 нчы елның 19 нчы декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2016 елның 11 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- ТР ГХАТ органнары эшчәнлегенең мониторинг системасы күрсәткечләре нигезендә республикасы муниципаль берәмлекләренең рейтингын формалаштыру;
- үтәлеш дисципланасы;
- гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;
- 2016 нчы елның ноябрь ае буенча статистик күрсәткечләр (2015 нче елның ноябре белән чагыштыру);
- 2016 нчы елның ноябрь аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;
- 2 экземпляр акт язмасын тикшерү;
- Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;
- субвенцияләрне үзләштерү;
- ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;
- Россия Федерациясе ГХАТ органнары оешуның 99 еллыгы белән котлау.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы А.Р. Шавалеева барлык ГХАТ органнары хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.