Биектау районынаң Ушаковлар Юрий Иванович белән Тамара Ивановна үзләрнен 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның 8 оныклары, 6 оныкчыклары бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле аларның икесендә дә зирәк акыл бар, икесе дә көр күңелле, шаян телле. сәламәтлекләреннән дә зарланмыйлар. Бәхетнең төбендә тырышлык һәм сабырлык тора диләр өлкәннәр.