Декабрь башы Инвалидлар ункөнлеге буларак традицион бил гелә. Халыкара инвалидлар, БМО карары буенча, 1993 нче елдан бирле 3 нче декабрьдә билгеләп үтелә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда "Изгелек" үзәгендә тернәкләнү узучылар булдылар.Кунакларны шәһәребезнең ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова каршы алды. ГХАТ белгече Ләйсән Әхмәтшина эшебезнең төрле юнәлешләре (бала туу, өйләнешү, аерылышу, исем алыштыру, үлүне теркәү) белән таныштырды. Шулай ук Тантана сараеның заллары буенча экскурсия үткәрелде һәм истәлеккә матур фотолар ясалды!