Район мәдәният йортында «Без – сәнгатьле халык» нигезләмәсе кысаларында район Советы, Башкарма комитеты коллективы, финанс-бюджет палатасы һәм авыл җирлекләре эшчәнләре концерт куйдылар. Концерттан кергән акча сәламәтлеге чикләнгән балалар тәрбияләнә торган 5 гаиләгә бирелде. Бәйрәмдә ГХАТ бүлеге белгечләре “Сарман районының Аталар союзы” белән берлектә бу елны дөньяга килгән сабыйларның гаиләләрен котлап үттеләр. Концерт бар кешенең күңеленә хуш килде.