Матур традиция

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

  Бала туу гаиләдә зур сөенеч, шул вакытта гаилә тулы була,  ә инде икенче бала туу ул иң зур бәхет булып санала. 

5 декабрь көне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә Вахитовлар гаиләсенең икенче балалары теркәлде. 

ГХАТ булеге башлыгы Елена Халикова баланың беренче документы -туу турында таныклык тапшырды һәм яшь гаиләгә бала үстерүдә зур түземлек, бердәмлек һәм уңыш теләде. 

2016 елның яшь парлары да яңа туган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар -алар никахлашу көнәрендә истәлекле йомшак уенчыклар калдыралар. Бүген кечкенә Ясминәгә 2016 елнын 30 июлендә никахлашкан Рузиль һэм Ильмираның истәлекле бүләкләре тапшырылды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International