Семьеведение

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Кышның беренче көннәрендә Балык Бистәсе районының  ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары  өчен “Семьеведение” дәресләре үтте.  Бу дәресләрдә укучылар ГХАТ тарихы белән таныштылар, шулай ук архив китапларының саклау  тәртибе белән таныштылар.  Әнгәмә барышында укучылар кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. 10 Б сыйныф укучысы Алинә Назыйпова иң актив катнашучыларның берсе булды. Аны тәрбияләгән Гәзиз Мөххәммәтхатыйм улы  һәм Мәрьямбикә Хуҗа кызына аеруча рәхмәтебезне белгертәсе килә. Барлык катнашкан укучыларга һәм аларның гаиләләренә  иминлек һәм гаилә бәхете  теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International