Кукмара районында Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм узды

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Гала-концертта Әниләр көненә багышланган районкүләм җыр һәм шигырь конкурсының җиңүчеләре чыгыш ясады. Концертны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә “Алтын Арфей” талантлы балалар мәктәбенә йөрүче балалар башлап җибәрде.

Бәйрәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды. “Күп балалы әни” номинациясендә Кукмара төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Алина Павлова, “Әни - укытучы” номинациясендә күппрофильле лицей укытучысы Розалия Мансурова, “Спортчы әни” номинациясендә өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы Рузия Габдрахмановалар җиңү яулады.

Барлык әниләрне дә иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International