Күптән түгел Ютазы районы Урыссу гимназиясендә әтиләрнең район советы утырышы узды, аның барышында балаларны тәрбияләү һәм әлеге процесста әтиләрнең роле турында ачык, җанлы әңгәмә узды. Балаларны үз үрнәкләрендә тәрбияләү, әтинең сүзе абруйга ия булырлык вакытны кулдан ычкындымаслык итү турында Ильяс хәзрәт Зиннатуллин сөйләде. Утырышта мәктәп психологлары да катнашты.