Болгарда яшәүче Вәгыйз Нургалиевка туксан яшь тулды.
Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәте вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котлады.
Юбилярга традиция буенча котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Вәгыйз Нургалиевка Ватанга тугрылыгы, кыю һәм батыр булганы, озак еллар намуслы эшләгәне өчен рәхмәт әйттеләр. Кунаклар хезмәт ветеранына исәнлек–саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.