Мондый бәхетле гаиләләр, сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән парлар Кайбыч районда да күп. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар. Күркәм традиция буенча, Әниләр көне алдыннан әнә шундый юбиляр парларны Кайбыч районында үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр.
Мул табыннар артына җыелган, чәчләренә чал төшкән абый-апаларга сокланмый мөмкин түгел. Тантанага 60, 55, 50 ел бергә парлы гомер кичкән 24 пар чакырылган иде, . Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килгән иде. Алып баручы – ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Һәр гаиләнең тормыш йомгагы әкрен генә сүтелде, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Бүген инде тирәләрендә онык-оныкчыклары бөтерелгән өлкәннәрнең дә кайчандыр гүзәл яшьлеге булган. Хәтерләрендә әнә шул елларны яңартып, абый-апалар бер-бер артлы җыр сузды. Фотолардагы япь-яшь егет һәм кызлар инде олыгаеп, чәчләренә көмеш кунса да, аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте бер генә дә үзгәрмәгән. Киресенчә, еллар үтү белән, хисләре ныгыган гына.
Депутат Илдар Гыйльметдинов та даими рәвештә гаилә юбилярларын җыеп хөрмәтләүнең мактауга лаек күренеш булуын ассызыклады.
Очрашу ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды, истәлеккә фотога да төштеләр.
Әлеге сөйкемле парларның бәхетле гаилә сере дә, мөгаен, аларның эш белән мәшгуль булуындадыр. Мөнәсәбәтләр ачыклап, ызгышып-талашып яшәргә, аерылышу чигенгә җитәргә аларның теләге дә, вакыты да булмаган шул. Көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, күңелле мәшәкатьләргә чумып, балалар үстергәннәр, хөрмәт хисен җуймыйча саклап кала алганнар. Хәзерге буын өчен беренче чиратта әнә шул сыйфатлары белән үрнәк итеп куярлык аларны!