Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда алтын, бриллиант туйларын үткәргән парларны тәбрикләү кичәсе узды. Бәйрәм Әниләр көненә дә багышланган иде. Мәҗлеснең төп катнашучылары – юбилярлар Аюповлар Фаягөл Салих кызы һәм Мансур Нәгыйм улы, Горлановлар Люция Прохор кызы һәм Рәшит Усман улы, Әбзалиевлар Зәйтүнә Миннегали кызы һәм Вәҗетдин Әбзал улы гаиләләре. Шулай ук чарага Башкарма комитетының Автозавод һәм Комсомол районнары администрацияләре вәкилләре, 36-нчы номерлы лицейның 5нче һәм 8нче сыйныф укучылары чакырылды.
Тантананы ГХАТ идарәсе башлыгы Р. Г. Зарипова сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Юбилярларыбыз хөрмәтенә концерт номерлары да әзерләнгән иде. Фәхрәзиева Лилия “Ана назы” җырын җырлады, “Чишмәкәй” бию коллективы “Керәшеннәр биюен” башкарды. Бәйрәм ахырында кунакларыбыз, яшьлекләрен искә төшереп, сөйләшеп утырдылар, чәй эчтеләр. Иң изге теләкләр аларга!