Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында тантаналы рәвештә гаиләләргә «Ана» (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Район башлыгы гаиләләрне сәламләп “Балалар туу районыбыз киләчәге өчен бик мөһим, чөнки әлегә бездә демографик хәл куанырлык түгел. Кайбыч тагын да үсәргә, аның дәвамчылары булырга тиеш. Бездә һәр бала кадерле, алар күбрәк тусыннар иде” диде, һәм тантанага чакырылган гаиләләргә “Ана” (Гаилә) капиталына сертификат тапшырды.
Мондый бәхет Олы Кайбычтан Раилә һәм Рушана Хаялиевлар ,Федоровский авылыннан Альбины һәм Рәифа Гыйлаҗовлар, Хуҗа-Хәсән аылыннан Анны һәм Петра Матвеевлар, Мәлки авылыыннан Миләүшә һәм Сергей Козловларга елмайды. Әти-әниләрнең шатлыгын хезмәттәшләре дә уртаклашты.
Тантана ахырында әниләр сабыйларына бишек җырын көйләделәр.