Наласа авыл советында әниләр көне

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Әниләр көне - наз, мәхәббәт һәм иң җылы, эчкерсез хис-тойгылар белән тулы бәйрәм.

      Ана булу - иң бәхетле вакыт һәм һәр хатын-кызга табигать бүләк итәргә мөмкин булган иң яхшы бүләк! Миллионлаган кеше бу көнне әниләрен тәбрик итәрләр, рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләрен әйтерләр.

     2016 елның 25 ноябрь көнендә Арча районы Наласа авыл советында әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Авыл советы башлыгы Шакирова И.Р. кичәне матур теләкләре белән ачып җибәрде, әниләрне чын күңелдән  котлады, аларга   мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәүләрен  теләп калды.

    Концерт бик тә куңелле утте һәм килгән кунакларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International