2016 елның 28 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында 28нче һәм 32нче номерлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары өчен чираттагы “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе үткәрелде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укучыларга гаилә нигезләре, законнар, кеше һәм җәмгыять турында сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнашты, куп кенә сорауларына җаваплар тапты һәм үз фикерләре белән бүлешергә кыенсынмады.
Билгеләп үтик, “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты ГХАТ һәм мәгариф Идарәләре белән берлектә эшләнгән. Әлеге программа балалар һәм яшүсмерләр өчен, гаилә кыйммәтләрен, кануннарын өйрәнү, белү өчен формалаштырылган.