Баулы районы юбиляры

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Баулы районында яшәүче Мария Петр кызы Войнакова 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул иттеләр.

Хезмәт ветераны  Мария Петр кызы 40 ел гомерен балар тәрбияләргә, аларга белем бирергә багышлаган. Күп еллар 3нче мәктәптә укытучы булы эшләп лаеклы ялга киткән. Фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеран 90 яшьлек юбилеен күп санлы балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә каршылый.

Район җитәкчелеге юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International