Районның ЗАГС бүлегендә кабат бала тавышы яңгыраган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. 25 ноябрьдә “Аналар көне” уңаеннан оештырылган бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов катнашты һәм әниләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Балаларга гаилә юлына аяк баскан яшь парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә тапшырылды.