Мамадыш районында ХАТ бүлеге һәм Татмедиа коллективы тарафыннан оештырылган “Минем туем” конкурсы безне берничә ел артка кайтарды: Әйдәгез әле, искә төшереп үтик, СССР заманында ничек туйларны уздырганнар...
СССР заманы – бик зур вакыт. Һәм һәр ел саен туй үткәрүләр гел үзгәреп торган.
Туйларга килгәндә, сугыштан соң алар бик тыйнак узган. Кешеләр ярлы яшәгән, матур кичәләр уздыру түгел, акчалары ашауга да җитмәгән. Хәзерге шикелле туйлар беркем дә үткәрмәгән, гадәттә йолалар кыскача теркәлү белән генә тәмамланган. 1940 нчы елларда кәләшләрнең хәтта кияргә туй күлмәкләре дә булмаган. Ләкин бу йоланы туктатмаган, кемнең нәрсәсе, нинди киеме бар шуның белән өйләнешкәннәр, үзләренең яраткан кешеләре белән тормышларын бәйләгәннәр.
Әкренләп дәүләт тормышы җайлана башлагач, яшь комсомол гаиләләргә ВЛКСМ булышкан. Бу вакытта комсомоллар бик аз, комсомол комитетыннан бар кирәкле нәрсәне ала алганнар. Мондый туйлар “комсомол” туе дип аталган.
Кияү белән кәләшкә ГХАТ бүлегенә гариза биргән очракта, “Чакыру” дип аталган китап биргәннәр. Шушы “Чакыру” китабы белән махсус кибетләрдән дефицит кирәк – яраклар ала алганнар. Мәсәлән, өйләнешкәннән соң яшь парлар ике простыня, ике мендәр тышы, ике юрган тышы, бер өстәл ашъяулыгы һәм дүрт сөлге алырга рөхсәт ителгән.
1972 нче Дүсмәт авыл җирлегендә уздырылган туй күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Мөгаен. 9 кияү белән кәләш өстәл артында утырып бәхетләренә чын күңелдән сөенеп , яңа тормыш башлыйлар. Алар барысы да шат, җаваплы эш башкарганнары йөзләренә чыккан.