Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учрежденияләре хезмәткәрләре профсоюзы Нурлат территориаль оешмасының отчет-сайлау утырышы үтте. Утырышта республика профсоюз комитетының райондагы яңа ышанычлы заты итеп ГХАТ бүлеге мөдире Гөлшат Евлахина сайланды. Биредә шулай ук профсоюз активистлары һәм иң яхшы социаль партнерлар да бүләкләнде.