Биектау районы Сосновка авылында яшәүче Никешина Екатерина Яковлевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов котлады.Ринат Рәшит улы РФ Президенты Владимир Путин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән юбилярны әлеге күркәм бәйрәме белән котлап, Екатерина Яковлевнага чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Юбиляр исә котлауларны кабул иткәннән соң, кунакларны яхшы мөгаләмәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәт җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International