Әниләр көне уңаеннан Арча районында зур концерт булды. Концертта озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды, Ана капиталына сертификатлар, "Ана даны" медальләре тапшырылды. Район башлыгы Нуриев И.Г. бүләкләр тапшырып барысына да озын гомер, сәламәтлек, уңышлар теләде, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Яшь гаиләләргә гаилә әгъзалары саны артуын, гаилә иминлеге теләде.