Буыннардан буыннарга Әни һәркем өчен иң кадерле иң мөһим кеше булып бара. Әни булгач, хатын-кыз да мәхәббәт көче, наз, тәрбия хисләре тагы да ныграк арта. Әниләр көне уңаеннан Сарман районы бала тудыру йортында сабый каршы алу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге белгечләре Фаретдинов Рөстәм һәм Эльза гаиләсен икенче уллары туган көне белән тәбрик иттеләр. Аларга бары тик сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек теләделәр.