Ноябрь башында Әлмәт муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә "Мәрхәмәтле йөрәк – җылы куллар" дигән акция старт алды. Бу әниләр көне бәйрәменә туры китерелде. Әлеге акция кысаларында бәйге игълан ителгән иде. "Әниемнең мәхәббәт җылысы " темасына фотографияләр һәм "Әниемнең мәрхәмәтле күзләре "темасына рәсемнәр тапшырылды. Конкурста Әлмәт муниципаль районының барлык балалар учрежденияләре , мәктәп укучылары катнаша алды.. Эшләр 2016 нчы елның 20 нояберенә кадәр кабул ителде. Барлык рәсемнәр ГХАТ Идарәсенең холлында эленгән иде. Шулай итеп, ГХАТ Идарәсенә килгән кечкенә гражданнарга , шулай ук рәсем ясарга һәм бәйгедә катнашырга мөмкинлек бирелде.
Бәйрәм көне алдыннан йомгак ясалды. Беркем дә игътибарсыз калмады, барлык балалар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.