Туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бөтенроссия әниләр бәйрәме уңаеннан,  Әлмәт шәһәренең балаларперинаталь үзәге хастаханәсендә туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы  үткәрелде. Бу көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре үзләренең туган балаларының беренче һәм иң төп документлары -туу турында таныклык алган бәхетле ата-аналарны котладылар һәм балаларының дөньяга барлыкка килү белән яңа Россия гражданнары булулары икәнен аңлаттылар. Сәламәтлек, ныклылык , уңышлар теләделәр.

    2016 елның 10 ай хисап чорында барлыгы алганда  2627 бала туган -  шуның   1357 малайлар, 1270 кызлар.   Шулай ук 23 пар игезәк һәм бер пар берьюлы    өч бала туды. Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәге хастаханәсендә    бүгенге көндә 85 % бала теркәлә.

Иң популяр малай исемнәре:  Әмир, Кәрим, Матвей, Егор; кызлар арасында: Әминә, Мәликә, Азалия, Әмирә, Валерия кебек исемнәр аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International