Буген, 2016 елның 29 ноябрь конендә Балтач районнының 14 яше тулган гражданнарына ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру танатанасы булып узды. Котлау сүзләре белән тантананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люйия Нигъмәтҗанова ачып җибәрде.Ә Балтач районы Федераль миграция хезмәчелеге идарәсеннән килгән өлкән белгеч Людмила Хөснетдинова балаларга паспорт турында сөйләде: югалтырга ярамау,кайсы вакытта алыштыру, бу документка нинди билгеләр кертелүе, һ.б. Балаларның шатлыгын уртаклашырга эти-эниләре, әбиләре дә килгән иде. Паспортлар тапшырылгач Россия Гимны яңгырады. Күмәк фотолар ясалды.