Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.
25 ноябрь көнне Сарман районы Ләке мәдәният йортында «Парлы аккошлар» дип исемләнгән концерты үтте. Анда Ләке авылының 55 ел бергә гомер иткән гаиләләре катнашты. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән яшәргә көч өсти, диләр алар үзләре дә. Гөлчәчәк Валишина, Нәҗип Миннеголов гаиләләрне чын күңелдән котладылар һәм аларның яшь буынга үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерделәр