“Хатын-кызның бөтен матурлыгы – бөтен күрке ана булуда“, дип язган гүзәл затлар турында бөек шагыйрь Һади Такташ. Дөрес, бүген гаиләләрнең күбесендә балалар саны ике-өчтән артмый. Ә менә элек елларда күп бала табудан курыкмаганнар. Яңа Чокалы авылында яшәүчеМөнирә апа Чүләкмина– ун балага гомер бүләк итеп, менә дигән итеп тәрбия биргән әни, дәү әни һәм дә авылның иң өлкән Акъәбиләренең берсе.
Сер түгел, бала үстерүнең бөтен мәшәкате тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсенә төшә. Авыл җирендә бигрәк тә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эреле-ваклы мәшәкатьләргә дә, гомумән, бөтенесенә дә өлгерергә кирәк. Ике аягын сугыш кырында калдырып кайткан тормыш иптәше Кадыйр абый (мәрхүм) өйдә тормый да, диярлек. Колхоз эшендә, җитәкче органнарда, озак еллар партия оешмасын җитәкләгән шәхес буларак, ел әйләнәсе эшеннән кайтып керми ул.