Арча муниципаль районы Гөберчәк авылында яшәүче Хәнифә Шәймуллинага 90 яшь тулды. Әниләр көне белән котларга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әгълиев, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина килделәр.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырдылар.