Әлмәндәр авыл җирлегендә “Каз өмәсе”

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә Әлмәндәр авыл җирлегенең иң уңган киленнәре Әҗем авылы клубында “Әй, гөрли каз өмәсе“ дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрделәр. Бәйгедә киленнәр шигырь юллары аша үзләре белән дә таныштырдылар, каз бизәделәр, май канаты үрделәр, тапкырлыкта-зирәклектә, җыр-биюдә ярыштылар, шулай ук аш-суга осталыкларын . Авыл үзешчәннәре чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. Бу чарага килгән район жюри бу тамашага, сәхнә бизәлешенә, оештыручылар хезмәтенә уңай бәя бирделәр. Конкурсның иң актив һәм җинүче килене Әлмәндәр җирлегенең секретаре – Рамина Галимова танылды. Бәйгедә катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International