Әниләргә открыткалар

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең сабыйларына туу турындагы таныклык алучы әниләргә матур открыткалар әзерләделәр. Кәефне күтәрү, кешене сөендерү өчен бит күп кирәкми – бары яхшы сүзләр әйтеп, елмаеп һәм бәйрәм белән котлап, үзеңнең игътибарыңны бүләк итү. Бәйрәм белән сезне, кадерле Әниләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International