28 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Наратлы авылында берьюлы ике тантаналы чара узды – Әниләр көне һәм гаилә тормышы юбилярларын котлау.
Наратлы авылы мәдәният сарае, китапханә һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, юбилярларның балалары, күршеләре һәм якыннары үзләренең Бриллиант, Алтын һәм Сапфир туйларын билгеләп үтүче парларны ихластан котлады, сәламәтлек, иминлек һәм бер-берсен аңлап, яратып озын гомер итүләрен теләде. 60 еллык гомер юлын Георгий Филиппович һәм Матрена Осиповна Максимовлар, 50 еллык туйларын Аркадий Михайлович һәм Мария Степановна Абрамовлар, 45 еллык уртак тормыш юлын Илья Гаврилович һәм Лидия Степановна Трифоновлар бәйрәм итте. Алар өчен күңелле концерт булды, шулай ук кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.