Ак калфакнын танылган чагы

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

     "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау бүлекчәсе Алан-Бәксәр  авлында  күркәм чара үткәрде. Милли, рухи кыйммәтләрне саклап, аларны  буыннан-буынга тапшыручы бу  гүзәл затлар мондый чараларны район авылларында даими уздырып тора. Бу юлы да Алан-Бәксәр авылы халкы өчен мәдәният йортында районның үзешчән-сәнгать коллективларында чыгыш ясаучы артистлары катнашында концерт-тамаша оештырылды.  Шул ук вакытта тамашачылар белән яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чын татар кешесе итеп үстерү мәсьәләләренә багышланган әңгәмә оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International