"Тату гаилә серләре"

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрь көнне Буа район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә шул исемдә шәһәр һәм район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары семинары узды.  Төп сүз гаиләдәге мөнәсәбәтләр, җәмгыять ихтыяҗларының кагыйдәләр, традицияләр, гадәтләр, гаилә кыйммәтләре  аша гаилә тормышына  тәэсир итү механизмнары турында барды. Чарада шулай ук район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская, ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, психологик хезмәтчелек җитәкчесе Ләйсән Вәлиева, район мәктәпләрендә “Семьеведение” курсын алып баручы укытучылар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International