2016 елның 22 ноябрендә Мәскәүдә "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча танатаналы чара үтте. "Россия" дәүләт үзәк концертлар залында җиңүче гаиләләр бүләкләнде. Алар арасына Татарстан Республикасыннан "Гаилә - гореф-гадәтләрне саклаучы" номинациясендә Хабиевлар гаиләсе керде. Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә оештырган конкурста илнең 79 төбәгеннән барлыгы 294 гаилә катнашты.
Хабиевлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәрендә яши. Алар "НЕЧКЭБИЛ 2015" хатын-кыз гүзәллеге, ана булу һәм гаилә Республика конкурсы җиңүчеләре. 2016 елның июнендә әлеге гаилә Пермь шәһәрендә узган "Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2016" округ фестиваль-конкурсында Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.