1 октябрендә район Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап “Сезнең алда баш иябез” дип исемләнгән концерт булды.
Программа ветераннарның “Болгар чишмәсе” хоры чыгышы белән башланды, аннары сәхнәгә үзешчән артистлар – яшь буын вәкилләре чыкты. Залдагы тамашачылар хөрмәтенә рус, татар, чуаш, украин телләрендә төрле елларда иҗат ителгән җырлар яңгырады, биюләр башкардылар, шигырьләр укыдылар.
Ветераннарны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җылы котлады. Ул аларга намуслы хезмәтләре, илебез һәм районның халык хуҗалыгын торгызуга һәм аны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт әйтте.
– Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез, – диде ул тамашачыларны сәламләп, гомер көзегез алтын булсын, һәммәгезгә исәнлек һәм саулык телим!
Җыр-биюле концерт һәркем күңеленә хуш килде, артистларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.