Аман Оштырма авылында туып, бүгенге көндә Березняк авылында кызы Гатифә тәрбиясендә яшәүче Хәтирә Сафиуллина үзенең гомер бәйрәмен – 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Юбилярны ЗАГС начальнигы З.Т.Латыпова, район социаль яклау бүлеге консультанты Лена Минебаева, җирлек башлыгы Рөстәм Шәриповлар да котладылар. Гасыр әбисе үзе дә Ходай игеннәрне мул биреп, тыныч тормышта шул икмәкләрне ашарга язсын дип, изге теләкләрен юллады.
Аннан соң Римма Ратникова Березняк авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында катнашып, өлкәннәргә изге теләкләрен ирештерде.