2016 елның меңенче сабые

2016 елның 9 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 1000 нче сабый тууы теркәлде.Арслан исемле кечкенә бөгелмәле Фәнис һәм Ләйсән Кәримовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. Малай 3 килограмм 630 грамм авырлыкта һәм 55 сантиметр озынлыкта туды.

Арслан арысландай көчле, гайрәтле, сәламәт, акыллы булып үссен. Әти-әнисен сөендереп торсын! Ә Ләйсән белән Фәнискә балалар  тәрбияләүдә сабырлык, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International