Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең баш белгече Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “ Шәфкать” үзәгендә очрашу үткәрде.

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

       2016 елның 6 октябрь көнендә ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Шәфкать “ үзәгендә индивидуаль медицина ярдәме алган өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу үткәрде.

      Катнашучылар хезмәт, гаилә, торак законнарына кагылышлы темаларга фикерләште. Галина Михайловна ГХАТ идарәсе, үз эше-документларга үзгәреш кертү турында сөйләде.

      Документларга вакытында үзгәреш кертү бик мөһим һәм җаваплы эш. Аның ише мәсьәләләр нәкъ өлкән яшьтәге кешеләр арасында очрый, һәм шул сәбәпле, белгеч катнашучыларның барлык сорауларына җентекләп, аңлаешлы итеп җавап бирде.

      ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, һәрбер килгән гражданнарга законнар кысаларында индивидуаль тәртиптә кирәкле хокукый ярдәм күрсәтә, чөнки шәхси документлар кеше тормышында бик зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International