Кама Аланы шәһәр типындагы җирлектә уку елы башыннан уку программасына “гаилә нигезләре” дип исемләнгән дәрес керкән.
2016 елның 10 октябрь көнендә “ Чулман-Су” мәдәни үзегенең тантаналар залында Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова 1нче мәктәпнең урта сыйныф укучыларына “гаилә нигезләре” дзресен уздырган.
Укучылар “ гаилә” һәм “никах” терминнарын, гаилә мөнәсәбәтләрен, Кама Аланындагы гаилә төзү һәм өзү статистикасын өйрәнгәннәр. Очрашу ахырында укучылар төркемнәргә бүленеп, гаилә, ана һәм бала мөнәсәбәтләрен күз алларына китереп, уңышлы гаилә образын модельләштергәннәр.