2016 елның 6 октябрь көнендә Түбән Камада яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифуллин Тәлгать Хази улына 90 яшь тулды.
Белорус фронтында сугыш иткән ветеран, ефрейтор званиясендә җиңү көнен каршы ала. Тәлгать Шәрифуллин “Дан” ордены һәм “Батырлык өчен медале белән бүләкләнә.
Сугыш ветеранын “Милосердие” социаль ярдәм үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина котлады. Сәламәтлек,гаилә иминлеге, җылылык теләп, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән персональ котлау адресны һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.