3 октябрь көнендә “Яхшылык һәм хөрмәт көнендә” ГХАТ хезмәткәрләре элекеге ГХАТ бүлеге башлыгы Архипова Лидия Ивановна янына бардылар. Җылы дустанә мөнәсәбәттә Лидия Ивановна 1960-1990 елларда ничек эшләүләре турында сөйләде. ГХАТ хезмәткәрләре аны җылы сүз белән тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.