Түбән Кама муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар үтте.
Атна дәвамында авыл яшьләр клублары өлкән һәм ялгыз булган авылдашларына адреслы ярдәм күрсәттеләр. Йорт җыештыру һәм ишек алларын тәртипкә салу сыман ярдәм өлкән халыкның күңеленә бик хуш килде.
Афанас, Кармалы, Сухрау, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости, Сосновка һәм Каенлы авыл җирлекләре мәдәният йортларында ветераннарны, йөзьяшәрләрне һәм юбилярларны котлау тантаналары үткәрелде.
Майская Горка авыл җирлегендә тамашачылар игътибарына театраль куелыш тәгъдим ителде. Тамаша тәмамлангач, авыл җирлеге башлыгы Сергей Шумилов өлкән яшьтәге авылдашларны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.