Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы җирлектә яхшылык һәм хөрмәт көне

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2016 елның 3 октябрь көнендә Кама Аланы шәһәр тибындагы җирлектәЧулман-СуМәдәни үзәгенең тантаналар залында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган туй юбилярларын котлау чарасы узды.

      Быел изумруд туйларын каршы алган Рөстәм һәм Фәүзия Амировлар, 50 ел кулга кул тотынышып гомер иткән Рамил һәм Фәридә Сафаргалиевлар Кама Аланы башлыгы Александр Павловтан котлау сүзләре һәм истәлекле бүләкләр кабул иттеләр.

     ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова, үз чиратында, юбилярларга сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләп, котлау адреслары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International